Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр
Алабугада төзелгән йортлар Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәреләчәк. Каркас-модульле агач йортларны Алабуганың «ДомоСтроительный Комбинат Клееных Модульных Конструкций 2» предприятиесендә җитештерәләр. Янгыннан зыян күрүчеләр өчен барлыгы 18 йорт төзү планлаштырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр. Анда торак бүлмәләр, кухня һәм бәдрәф, келәт бар. Алга таба верандалы ян корылма ясарга мөмкин булачак.
Бу профессиональ завод әзерлеге булган индустриаль җыю йортлары. Алар сыйфатлы һәм экологик. Мондый йортларны 20 ел төзибез инде. Шушы вакыт арасында зур панельле агач йорт төзелеше технологиясе үзен иң яхшысы итеп күрсәтте», — дип сөйләде Агач йортлар төзелеше ассоциациясе вице-президенты Вениамин Тележный.
Беренче модульләрне Курган өлкәсенә шушы атнада ук җибәрәчәкләр. Төзүчеләр бу йортларны урында җыячак. Уралдагы һава торышының тотрыксызлыгын исәпкә алып, төзүчеләр йортларны 2-3 көн эчендә түбә астына куярга җыена.
Бу йорт иң заманча җыю һәм монтажлау технологияләрен, ГОСТка туры килгән материалларны кулланып эшләнгән. Йортларны нигездә ылыслы агачлардан — карагай, нарат, чыршыдан төзибез. Агач 50 елдан артык хезмәт итсен өчен, аларны махсус (шул исәптән янгынга каршы торучан) катнашма белән эшкәртәбез», — ди йортлар җитештерүче предприятие директоры Илвир Саттаров.
Төзелешкә иганәчеләр ярдәм итә, алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен иң кирәкле җиһазлар һәм техника сатып алырга әзер.
Татарская молодежь из Екатеринбурга и Качаканара организовала квиз «Башваткыч» |
День Победы, полет на солнце, концерт, татарские экскурсии и квиз, метаморфозы Агафуровых и точечная роспись |
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Вспоминаем Ельцина, говорим о пацанах, изучаем ислам, идем на три концерта, один квартирник и в кино, почитаем Джалиля и вкусно кушаем |
10 февраля на фатирлык в Екатеринбург приедет Радиф Кашапов и qaynar |
В Екатеринбурге готовят татарский квартирник «Фатирлык» |
Первая в 2024 году афиша: Буинский театр, татарча солянка и знакомства |
Чем заняться в уходящие каникулы: смотрим свежие татарские видео-новинки |
В Екатеринбурге объединяются главные татарские информационные площадки региона |
Проект здания Буинского драмтеатра признали лучшим культурно-досуговым учреждением России и СНГ 2023 года |
«Наш татарский образ дракона – Зилант»: что таит в себе символ 2024-го? |
Филиалу АУ «Культура» Нижнетавдинского района Тюменской области присвоено имя поэта Шауката Гадельши |
Александр Большунов и Вероника Степанова выступят в Казани на V этапе Кубка России по лыжным гонкам |
«Кубок Ак Барс» был признан лучшим турниром по каратэ в 2023 году |
Чествование спортсменов и тренеров Федерации гребли на байдарках и каноэ РТ, показавших высокие спортивные результаты в 2023 году |
УНИКС-ДЮБЛ вышел в следующий раунд Первенства России по баскетболу |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и редактор:
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России