11 38

 

Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка 83 яшь тулды! Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакиров котлаулар кабул итә. “Котларга иң якын дуслары килде, - диде Илһам Шакировның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Разил абый Вәлиевнең 15 февральдә килеп котлавы традиция инде. Быел Рифат Фәттахов та килде, дусларыбыз Фоат абыйлар, Рәшит абыйлар килде. Илсур Метшин шалтыратып котлады – ул беркайчан да котламыйча калмый”.

Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчының туган көненә традицион концерт үткәрелә. Бүген концертны “Татар-информ” сайтында онлайн-трансляция аша карап булачак. 
 

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/15/158085/

Фото: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/15/158085/

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX