Тукай

Гомуми мәгълүмат
Төбәкара фәнни-гамәли конференция Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Катнашучылар:
Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү, барлау һәм пропагандалау буенча төбәкара конференция эшчәнлегендә республика һәм төбәкара гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм иҗади эш белән катнашучы 7-11 сыйныф укучылары.

Конференциянең максаты һәм бурычлары
Конференциянең максаты: татар теле һәм әдәбияты укытучыларын эзләнү эшләренә, укучыларны иҗади эшкә тарту.
Бурычлары:
татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасы белән тирәнтен танышу;
иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның педагогик эшчәнлеген активлаштыру;
сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.

Конференцияне оештыручылар
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе;
Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәге;
Яр Чаллы шәһәре язучылар берлеге;
Яр Чаллы шәһәре МБГББУ “29 нчы гимназия”.

Конференциядә катнашучылар
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ;
Гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның 7-11 нче сыйныф укучылары.
Искәрмә: Конференциядә 2-3 кешелек автордаш эшләр дә катнаша ала.

Укытучыларга эзләнү эшләре түбәндәге юнәлешләрдә тәкъдим ителә:
Г.Тукайның иҗтимагый эшчәнлеге һәм публицистикасы (эзләнү эше шагыйрь иҗатының үзенчәлекле якларын, иҗтимагый эшчәнлеге һәм публицистик эшчәнлеген яктыртырга, Тукайны якыннан белгән, аралашкан кешеләрнең истәлекләренә, архив материалларына нигезләнгән булырга мөмкин).
2. Тукай һәм башка халыклар әдәбияты (эзләнү эшләре Тукай иҗатын урыс әдәбияты белән чагыштыру характерында; Тукай иҗатының башка халыклар әдәбиятына йогынтысы турында; Тукай әсәрләрене башка телләргә тәрҗемәсенә анализ формасында булырга мөмкин).
3. Тукай иҗатында дини мотивлар (шагырьнең әтисе турында материаллар; Тукайның дингә мөнәсәбәте;дини эчтәлектәге шигырьләренә анализ формасында булырга мөмкин).
4. Тукай образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә (Тукайга багышлап язылган әсәрләргә анализ; рәсем, музыка сәнгатендә Тукай образы, әсәрләренә иллюстацияләрне барлау характерында булырга мөмкин).
5. Тукай исемен мәңгеләштерү (Тукайның музейларын барлау, аларның ачылу тарихын ачыклау, Тукай исеме кайда, нәрсәләргә бирелгән, аларны барлау, анализлау характерында булырга мөмкин).
6. Тукай иҗатында милләт язмышы (Тукайның бу темага язылган шигырьләренә анализ, теманың бүгенге көндә актуальлеген ачыклау характерында булырга мөмкин).
7. Тукайның мәхәббәте (Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләренә анализ, шәхси тормышы турында материаллар булырга мөмкин).

Укучыларга иҗади эшләр түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим ителә:
Шигърият. “Сөй гомерне, сөй халыкны...”
Укучылардан үзләре иҗат иткән поэзия жанрындагы әсәрләр (шигырь, поэма һ.б.) кабул ителә.
“Утырып уйлар уйладым”.
Укучылардан түбәндәге темаларга мәкаләләр кабул ителә (күләме 2-3 бит):
Г.Тукай иҗатында милләт язмышы;
Г.Тукай иҗатында туган як темасы;
Без – Тукай оныклары.

Конференцияне үткәрү шартлары hәм тәртибе
Конференция 2015 нче елның 17 нче апрелендә Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә уздырыла (Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Яшь ленинчылар бульвары, 3 нче йорт, 27/21).
8.1. Конференция ике турда үтә:
1нче тур - 2015 нче елның 2 нче февраленнән 20 нче мартка кадәр фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен гаризалар, укучыларның иҗади эшләре, укытучыларның хезмәтләре һәм чыгыш тезисларының электрон вариантлары Яр Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиянең электрон адресына Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. кабул ителә. Килгән эшләр махсус комиссия - Эксперт совет тарафыннан анализлана, кабул ителгән критерийлар нигезендә бәяләнә. Нәтиҗәләр 1 нче апрельгә кадәр, комиссия тарафыннан тикшерелеп, 29 нчы гимназия сайтына https://edu.tatar.ru/n_chelny/sch28/gym29 урнаштырылачак.
2 нче тур - 1 турда югары балл җыйган хезмәт авторлары 2015 нче елның 17 нче апрелендә республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең финалына чакырыла;
- Укучыларның эшләре читтән торып кына бәяләнә. Конференциягә чыгыш ясарга чакырылмый. Иң яхшы эшләр “Көмеш кыңгырау” татар балалар газетасында басылачак. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнә.


8.2. Икенче турда катнашырга чакыру хатлары 2015 нче елның 1-5 апрельләрендә җибәрелә.
8.3. Конференциядә чыгыш ясау өчен 5 минут, дискуссияләр өчен 5 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә укытучы төп фикерләрне кыска һәм төгәл итеп җиткерә белергә тиеш.
8.4. Эксперт группа составына кертелә:
әдәбият галимнәре (Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, КФУның Яр Чаллы филиалы тәкъдим итә);
язучылар, шагыйрьләр (Яр Чаллы язучылар берлеге тәкъдим итә);
белем бирү оешмаларының югары квалификацион категорияле укытучылары (Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе; Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәге тәкъдим итә).

Фәнни- тикшеренү эшенең эчтәлегенә һәм калыбына таләпләр
Фәнни- тикшеренү эшенең структурасы
Фәнни эш кабул ителгән стандарт кысаларында билгеле бер структурага нигезләнеп үтәлә. Титул бите, эчтәлек, кереш, төп, йомгаклау өлешләре, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта өлешләреннән тора. Кереш өлештә эзләнүнең максат-бурычлары, предметы, кулланылган методлар, нәтиҗәләр күрсәтелә. Төп өлештә теманың гамәли әһәмияте өйрәнелә.
Эшләр татар телендә кабул ителә. Хезмәтнең тексты компьютерда җыелган булырга тиеш. Күләме 8-10 бит. Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр, архив материаллары булырга мөмкин, күләме 5 бит). Шрифт Times New Roman- 14; полялар: сулдан 30мм, уңнан 15 мм, астан һәм өстән 20мм. Юл араларында 1,5 интервал кала. Кызыл юл 1см калдырып башлана.
Тезисларны тәкъдим итү тәртибе:
тезислар Word редакторында А4 форматында 1 интервал белән җыелырга тиеш. (Шулай ук zip-, rar- архивлаштыру форматын кулланырга мөмкин) Шрифт Times New Roman-14; өстән, астан, уңнан, сулдан полялар 2,5см. Полялар рамка эченә алынмый.
фәнни-эзләнү эшенең төп фикерләрен кыскача чагылдырырга тиеш;
тишерелгән, төзәтелүләрсез була;
исеме уртага 14 нче шрифтны калынайтып языла, ахырда нокта куелмый;
авторның исеме, фамилиясе тулаем күрсәтелә, мәктәбе 14 нче шрифт белән битнең уң як өлешенә языла;
яңа юлдан башланучы фразалар кызыл юлдан 1,27 см калдырып башлана;
тезислар күләме 1,5 биттән артмаска тиеш;
Таләпләргә туры килмәгән хезмәтләр тикшерелми.

Бәяләү критерийлары
Бәяләү критерийлары Татарстан Республикасы Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының татар филологиясе факультеты утырышында кабул ителә.

12. Йомгаклау
12.1. Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнә.
Искәрмә: һәр дәрәҗәдәге димлом берничәшәр дә була ала.
12.2. Конференция нәтиҗәләреннән чыгып резолюция кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар:
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе – 8(8552) 305735,89178908287 (Шабалина Халидә Нурулла кызы).
29 нчы гимназия – 8(8552) 54-38-27, 89172243068 (Исхакова Рима Мөхәррәм кызы), 89274801140 (Галиева Зәлифә Габбас кызы)
Электрон почта: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.



Кушымта №1

Габдулла Тукай иҗатына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциясен оештыру комитетына гариза

Укытучыны һәм укучыны тәкъдим итүче белем бирү оешмасы (Устав буенча)_________________________________________________________________
Оешманың адресы_______________________________________________________
Белем бирү оешмасының электрон адресы __________________________________
Телефон________________________________________________________________
Белем бирү учреждениесе җитәкчесе (фамилия, исем, әтисенең исеме)__________________________________________________________________

Катнашучы турында мәгълүмат
Фамилия, исем, әтисенең исеме____________________________________________
Укучы өчен: уку урыны, сыйныфы_________________________________________
Телефоны_______________________________________________________________
Катнашырга теләк белдергән юнәлеш (укытучының фәнни эше яисә укучының иҗади эше
Фәнни яки иҗади эшнең темасы____________________________________________
Электрон адресы ________________________________________________________

Иҗади эшнең җитәкчесе турында мәгълүмат
Фамилия, исем, әтисенең исеме____________________________________________
Эш урыны, вазыйфасы____________________________________________________
Телефоны_______________________________________________________________
Электрон адресы_________________________________________________________



Кушымта №2
Тезисларны язу үрнәге

Тукай иҗатында дини мотивлар

Галиева З.Г.,
Яр Чаллы шәһәре, 29 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


(кыскача эчтәлек 1-1,5 бит)

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX